Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Санаторийга юллама отыгыз!

2023 елның икенче яртыеллыгына «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарына язылып, сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!

29 майдан алып 11 июньгә кадәрге чорда «Знамя труда» яки «Әлмәт таңнары» шәһәр һәм район газеталарына язылган кешеләрнең уникаль мөмкинлеге бар - алар арасында санаторийга юллама уйнатылачак. Редакция «Подписной Сабантуй» конкурсын игълан итә! 

Авыл хезмәтчәннәре язгы чәчү кампаниясенә йомгак ясаган чорда без дә язылу кампаниясе нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз Әгәр дә сез безнең газеталарга язылырга өлгермәгән булсагыз, белеп торыгыз: хәзер - иң кулай вакыт. 29 майдан алып 11 июньгә кадәр язылган кешеләр призлар уйнатуда катнаша алалар.

ШАРТЛАР ГАДИ: югарыда күрсәтелгән чорда 2023 елның икенче яртыеллыгына «Знамя труда» яки «Әлмәт таңнары» газеталарына язылырга кирәк. 

1.  Шунысы да бар, язылу срогы алты айдан да ким вакытка булырга тиеш түгел. Ә почта аша языласызмы, яки альтернатив рәвештәме, редакциядәме - монысы мөһим түгел.

2.  Язылу квитанцияләрегезне Әлмәт шәһәре, Пушкин урамы, 64 нче йорт (цоколь каты) адресы буенча безгә китерергә кирәк. Без аларның күчермәләрен ясыйбыз һәм призлар уйнату өчен лототронга салабыз.

 Редакциядә квитанцияләр 29 майдан башлап 9 июньгә кадәр (бу көнне дә кертеп) кабул ителә (8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре). 

 11 июнь көнне исә квитанцияләрегезне (яки аларның күчермәләрен) турыдан-туры призлар уйнату була торган урынга китерергә дә мөмкин. Ул Сабантуй мәйданында редакция палаткасында үткәреләчәк.

Бу көнне түбәндәге призлар уйнатылачак: «Реамед» клиникасында медицина хезмәтләренә һәркайсы 3 мең сумга 3 сертификат һәм суперприз - 14 көнгә «Голубое озеро» санаториена юллама (35280 сумлык). Өстәвенә санаторийда ял итү вакытын җиңүче үзе сайлау мөмкинлеге дә бар.Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 44-05-88.

Конкурс турында нигезләмә, аны үткәрү, призлар уйнату һәм бирү кагыйдәләре белән almetievsk-ru.ru сайтында «Файдалы яңалыклар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Конкурсны оештыручы - «Татмедиа» АҖ филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе».

                                                                                                                                Реклама, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса