Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сусаклагычны төзекләндерү башланды

Проект Казандагы Кабан яр буе белән чагыштырырлык булыр дип вәгъдә итәләр.

Әлмәттә шәһәр сусаклагычын төзекләндерүнең беренче чираты башланды. Проект буенча сулык территориясендә велосипед юллары, кафе павильоны һәм сапбордлар прокаты барлыкка киләчәк. Бу хакта «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфирда сөйләде.

План буенча быел күпергә керү урыны үзгәртеп корылачак. Сусаклагычта парковка урыннары, боҗралы йөгерү юлы һәм велосипед юлы, ел әйләнәсе эшләячәк павильоннар, кафелар, шулай ук сапбордлар һәм велосипедлар прокаты барлыкка киләчәк.

Тимур Нагуманов реконструкция масштабын бәяли.

"Безнең өчен бик амбициоз проект, без аңа озак килдек, хәтта халыкара конкурс та булды, ул безгә бу территориянең бүген бик мөһим һәм актуаль булуын раслады", — диде Әлмәт районы башлыгы.

 

Зиннәтуллина проектны Әлмәт өчен генә түгел, республика өчен дә иң катлаулы, кызыклы һәм амбициоз проектларның берсе дип атады.

Сусаклагычның икенче чираты киләсе елда төзелә башлаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса