Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадел хөкем сагында

Суд системасында хезмәт куючыларга хәрбиләрнең һәм эшмәкәрләрнең хокукларына аеруча зур игътибар бирелергә тиешлегенә аеруча басым ясалды.

Арбитраж һәм хәрби, гомуми юрисдикциядәге судлар белән ел да уздырыла торган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин халыкның хокуклары һәм иреге ышанычлы якланган булырга тиешлеген кабат искәртеп узды.

Статистикага күз салсак, Россия судлары тарафыннан 2022 елда 40 миллионнан артык эш каралганын күрергә була. Бу күрсәткеч аннан алдагы ел белән чагыштырганда бер миллионга артыграк. Суд системасы өчен бу бик зур йөкләнеш. Әлмәт шәһәр суды хезмәткәрләренә дә узган елны бик тырышып эшләргә туры килгән - 2022 елда  46 меңләп эш каралган. Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин җирле матбугат чаралары вәкилләре белән булып узган очрашуда шуны хәбәр итте. Суд системасында булган үзгәрешләр турында сүз чыккач, Тәлгать Мәсгуть улы сак астына алынган затларның хөкем залында киләчәктә пуля тишмәслек пыяла артында утырачакларын әйтеп узды. Анда ике якның да ишетү мөмкинлеге булсын өчен микрофоннар һәм динамиклар да урнаштырылачак икән. Судта каралган эшләрнең тематикасы һәм нәтиҗәләре, һәр елдагыча, төрле. Башка еллар белән чагыштырганда 2022 елда наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаять процесслары бераз кими төшсә дә, әлеге гамәл белән тотылганнар арасында яшьләрнең күп булуы борчылырга мәҗбүр итә. Милек, варислык һәм гаилә мәсьәләләре белән бәйле 3552 эш каралган. Законсыз төзелеш һәм җир участокларын тиешле максатларда кулланмауга кагылышлы эшләр иң катлаулылары санала. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә бу уңайдан документлар белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Тәлгать Гаделшин узган елда судта административ хокук бозулар турында 3297 эш һәм шикаять каралуын бәян итте. Элегрәк андый эшләрнең саны бермә-бер кимрәк булган. Битлек режимын бозу да мондый эшләрнең артуына китергән. Заманалар үзгәреп тору белән беррәттән, шуңа бәйле яңа төр эшләр дә барлыкка килә тора. Мисал өчен, РФ Хәрби көчләрен дискредитацияләүгә кагылышлы 13 эш каралган. 11 эш буенча 30 меңләп штраф түләтелгән, калган икесе буенча штраф күләме 35 меңнән алып 40 меңгә кадәр булган. Шәһәр суды рәисе бу уңайдан аеруча сак булырга чакырды, ялган мәгълүматлар таратуның бик күңелсез тәмамланырга мөмкинлеген искәртте. 

Тәлгать Гаделшин үткән елда хатын-кызлар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең шактый артып китүен, судта 97 эш каралуын да бәян итте. Ике эш үтерү, алты эш тән җәрәхәтләре ясау, 11 эш наркотиклар тарату һәм саклау белән бәйле. Исерек килеш машина руле артына утыру, алимент түләмәү, чит кеше милкенә хуҗа булу очраклары да бар. Әлмәт шәһәр суды рәисе көчләүләрнең, кеше сәламәтлегенә зыян салулар белән бәйле эшләрнең күп булуын да әйтте. Хөкем системасындагы эшчәнлек алга таба камилрәк булсын, гражданнарның социаль хокуклары гадел яклансын иде дип теләп каласы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса