Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш редактор сүзе

Хөрмәтле ир-егетләр, утны-суны кичкән ил агалары, солдат хезмәтен намус белән үтәп кайткан һәм бүген дә солдат дигән горур исемгә тап төшермичә хезмәт итүче батырлар!

Бүгенге бәйрәм - көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һәм шулай ук булып кала да.

Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге көндәге буыны һәм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга әзерләнүчеләр илебезнең иминлеге, туганнары һәм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмыйлар.

Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребез - чын мәгъ-нәсендә Туган ил, Ватан дигән төшенчәләрне тирән аңлап, солдат хезмәтенең барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрүчеләр. Моңа кадәр аңламаган күп нәрсәләрне бүген башка күзлектән карап бәяли, яшәү төшенчәсен башка мәгънәдә аңлый башладык.

Солдат дигән төшенчә бүген әти, әни, икмәк дигән сүзләр белән янәшә басты.

Хөрмәтле ир-егетләр! Гаиләгезгә ышанычлы терәк, намус өлгесе, шатлык һәм бәхет чыганагы булып гомер итегез. Сәламәтлек, кешеләргә булган ышаныч беркайчан да ташламасын сезне.

Барыгызны да 23 фев-раль - Батырлык, Намус hәм Кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына те-либез.

Бәйрәм белән, кадерле Ватанны саклаучылар! Язмыш сезгә мәрхәмәтле, тылыгыз ышанычлы бул-сын!

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса