Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның 23 февраль белән котлавы

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Кадерле әлмәтлеләр!

 

Зур хөрмәт-ихтирам һәм рәхмәт хисләре аша сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!

23 февраль - ул ватанпәр-вәрлек һәм бурычка туг-рылык, рух ныклыгы һәм көчле ихтыяр символы, бө-тен Россия һәм һәр граж-данин өчен аеруча мөһим көн. Бүген без тынычлыгыбызны һәм иминлегебезне саклаучы, намус белән һәм карусыз рәвештә Ватанга хезмәт итүче егетләребезне хөрмәтлибез. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының батырлыгына һәм профессионализмына сокланабыз һәм бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүнең күркәм традицияләрен дәвам итүчеләргә аеруча зур хөрмәт белән карыйбыз. Сезнең ярдәм, сезнең ышанычлы булуыгыз бәрабәренә илебез үз көченә ышана, суверен һәм тотрыклы булып кала бирә.

Махсус хәрби операциядә кат-нашучыларга аерым рәхмәтлә-ребезне белдерәбез. Сезнең һәр-берегез белән горурланабыз, һәр-берегез өчен борчылабыз, сезнең ныклы һәм көчле характерыгызга, зирәк тактикагызга һәм чын пат-риот булуыгызга сокланабыз. Мо-билизацияләнгән егетләребезнең гаиләләре алар өчен ныклы терәк һәм таяныч булып тора. Әлбәттә, һәр солдат өчен ул Ватанны саклаган вакытта аның туганнары белән бар да тәртиптә булуын аңлау гаять дәрәҗәдә мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү район өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Һәркемгә аерым игътибар күрсәтү, индивидуаль якын килү мөһим. Кемгәдер юридик ярдәм, кемгәдер психологик, кемгәдер көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм кирәк - һәр очракта да без чишелеш юлын табарга тырышабыз. Битараф булмаган әлмәтлеләр, төрле яшь-тәге волонтерлар, берләшеп, җан җылысын кушып, безнең мобилизацияләнгән егетләребезгә посылкалар әзерлиләр һәм аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын зур түземлек белән көтәләр.

Февраль аендагы әлеге бәйрәм, батырлык һәм ышанычлылык символы буларак, безнең егетләргә яңадан-яңа көчләр, үз-үзләренә һәм бергә хезмәт итүче иптәшләренә карата ышаныч, уңышлы чишелеш-карарлар, өйдә аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын көтүләренә ышаныч алып килсен. Барлык әл-мәтлеләргә ныклы сәламәтлек, чын патриотлык, хезмәттә һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар телим.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса