Барысы да солдатларга диеп
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә әлмәтлеләр аеруча зур активлык күрсәтә.
Солдатлар өчен дип оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм актив гражданнар алып килгән кирәк-яраклар тиешле урыннарга озатылып тора.
Бүгенге көндә инде 15 мең төр товарлы дүрт гуманитар конвой билгеле урыннарга исән-имин барып җиткән. Бу өлкәдә актив эшчәнлек алып баручы район депутаты Вячеслав Колотовкин шулай дип хәбәр итте.
Илебез иминлеген якларга киткән солдатларга әйберләр исемлеге аларның ихтыяҗыннан чыгып төзелә. Җылы кием, оекбашлар, җылыту һәм яктырту приборлары, блиндаж шәмнәре, квадрокоптерлар, маскировка челтәрләре, маскхалатлар һәм башка күп кенә кирәк-ярак бүген дә бик соралган.
Шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесында маскировка челтәрләре һәм оекбаш бәйләүчеләргә тукыма, йон җепләр бик кирәк бүген. Солдатлар бигрәк тә шуларны сорый икән. Суыктан, җилдән бит-куллары ярылган якташларыбыз майлы кремнарга, каз, үрдәк майларына, ютәлне басардай бурсык, дуңгыз майларына бик мохтаҗ. Майларны эретеп, банкаларга тутырып алып килергә мөмкин.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында фидакарьлек күрсәтеп, якташларыбызга ки-рәкле әйберләрне сатып алуга дип акча күчерүчеләр дә байтак. Кичүчат авылында гомер кичерүче, яше сиксәннән өс-тә булган Әминә апа Нуриәхмәтова шун-дыйларның берсе.
- Берүк солдат-ларыбызның барысы да туган җирләренә исән-сау гына әйләнеп кайта күрсеннәр, балаларын ятим калдырмасыннар, сабыйлары минем кебек ятимлек күреп үсмәсеннәр иде, - дигән теләкләрен дә җиткергән Әминә апа.
Зурлар белән бер-рәттән мәктәп укучылары да солдатларга посылкалар җыялар. Күптән түгел генә калабызның «Адымнар» мәктәбе укучылары «Обещаю вернуться! Кире кайтам!» акциясе оештырып, якташларыбызга кайнатма тутырылган банкалар җыеп тапшырганнар. 5 нче гимназия дә әлеге изге эштән читтә калмаган. Алар солдатларга шоколадлар, куертылган сөтләр җыйнап җибәргән. Барлык мәктәпләрдә дә «Солдатка хат» акциясе оештырылып, туган илебез күгенең тынычлыгын саклаучы солдатларга укучылар ихлас теләкләрен хат итеп юллаганнар. Әлмәтлеләр блиндаж шәмнәре ясау өчен консерв банкалары, парафин, балавыз җыялар.
Гуманитар ярдәм күрсәтүгә «Әлмәт таңнары», «Знамя труда» газеталары һәм «ЮВТ-24» телекомпаниясе дә кушылды. Солдатларга теп-ловизор сатып алу өчен дип тырышты хезмәткәрләр.
Илебез иминлеге ышанычлы кулларда, ә без исә якташларыбызга кулдан килгән кадәр ярдәм итеп, шул рәвешле ышаныч белдереп, хәрби рухларын ныгытып торыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа