Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Рус Акташы авылы гражданнары җыенында катнашты

Әлмәт районында гражданнар җыеннары дәвам итә.

Чираттагы очрашу Рус Акташы авылы мәдәният йортында район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында узды. Анда Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, полиция начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, барлык хезмәт һәм ведомство вәкилләре, депутатлар һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты.

Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов 2022 ел нәтиҗәләре буенча хисап тотты.

Авылда 4043 кеше яши, шуларның 1907се - эшләүчеләр, пенсионерлар – 962 кеше. Табигый үсеш 1 кеше тәшкил итә, килүчеләр хисабына халык саны арта.

Торак йортларның гомуми саны – 1337, шуларның 26сы-күпфатирлы. Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 343 җир кишәрлеге рәсмиләштерелмәгән, ә 345 йорт үзәк су белән тәэмин итүгә тоташмаган, 85 йортта газ белән тәэмин итү юк.

Авыл җирлеге бюджетының төп керем өлеше булып салымнар тора, хисап елында 14 3444 343 сумны үтәү тора. Шуның 598 500 сумы-үзара салым акчалары.

- Үткәрелгән чаралар һәм ирешелгән нәтиҗәләр - барлык ведомстволарның җайга салынган эше үрнәге, - диде  Сергей Белоногов.

Хисап чорында социаль объектларны һәм юлларны ремонтлау буенча зур эш башкарылган. 

Авыл җирлегенең алдагы планнарында-авыл җирлеген төзекләндерүне дәвам итү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру . Аларның төп өлеше - урамнарга асфальт салу, эчә торган су өчен скважиналар бораулау, ишегалды территорияләрен һәм юлларны ремонтлауны дәвам итү.

Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады.

- 2022 елда без районның, гомумән республиканың икътисади тотрыклылыгын саклап кала алдык. Ләкин социаль, психологик яктан бик авыр иде. Махсус хәрби операция барышында егетләрне ашыгыч хезмәткә озаттылар. Без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз, барлык кирәкле нәрсәләрне дә тәэмин иттек, гаиләләре белән даими элемтәдә торабыз. Кызганычка каршы, кайгылы хәбәрләр дә килә. Рус Акташыннан сроклы хезмәткә 24 егет чакырылган. Аларның җиңү белән кайтуларын телибез, - диде район башлыгы.

Тимур Нагуманов үзара салым җыю буенча авыл халкының активлыгын ассызыклады, яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм халыкны үз торак пункты тормышында активрак катнашырга чакырды.

Җыелыш ахырында Рус Акташы халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм проблемаларны әйттеләр, төп мәсьәләләр арасында чүп – чарны вакытында чыгару. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре беркетелде һәм контрольгә алынды.

Очрашу авыл җирлегенең актив кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса