Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйнвардан - үзгәрешләр

2023 елның беренче аенда законнарда берничә үзгәреш үз көченә керә.

Гыйнвар аеннан кертелә торган яңалыклар арасында минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын арттыру, салымнар түләүнең һәм балаларга пособиеләр алуның яңа системасы, ПФР белән Социаль иминият фондының кушылуы бар. Иң мөһим үзгәрешләр турында безнең күзәтүдә.

 

Балалар өчен пособие - яңа кагыйдәләр буенча

 1 гыйнвардан 17 яшь-кә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срок-ларында учетка баскан хатын-кызларга ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары бер пособиегә бер-ләштереләчәк һәм бердәм кагыйдәләр буенча түләнә башлаячак. Аны җан башына туры килгән уртача керемнәре РФ субъектында билгеләнгән минималь дәрәҗәдән артмаган кешеләр ала алачак.

Матди ярдәм күлә-ме гаилә керемнәренә бәйле һәм төбәктә балаларга билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 % ын тәшкил итә ала. Яңалык бала туу яки уллыкка алу буенча аңа өч яшь тулганчы билгеләнгән, 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга һәм 8 дән 17 яшькә кадәрге балалар өчен булган гамәлдәге пособиеләрне берләштерәчәк.

Моннан тыш, ата-аналар өч яшькә җитмәгән улларына яки кызларына ана капиталыннан түләүне рәсмиләштерә алачаклар. Аны алу өчен гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

 

ПФР + ФСС = СФР

2023 ел башыннан Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды бердәм учреждениегә бер-ләштерелде. Яңа оешма РФ Социаль фонды дип атала. Үзгәртеп кору ташламаларны һәм түләүләрне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерәчәк - аларны алучылар хәзер йомышлары белән бер фондка һәм бердәм тә-рәзәгә мөрәҗәгать итә алачаклар.

Ике оешманы кушу турындагы карар дәүләткә пособиеләрне мөмкин кадәр тиз һәм адреслы җиткерергә мөмкинлек бирер дип күздә тотыла. Берләштерү вакытында экономияләнгән акчалар социаль түләүләрне арттыру өчен тотылачак.

 

Бердәм салым түләве

Гыйнвардан физик һәм юридик затлар салымнарны бердәм счет аша түли алачаклар. Һәр салым түләүченең шундый счеты барлыкка киләчәк. Шуның исәбенә акчаны бер түләү кәгазе белән күчерү мөмкинлеге туачак. Федераль салым хезмәте (ФНС) аны салым түләүченең салым бурычларын үтәү өчен мөстәкыйль рәвештә бүләчәк. Моннан тыш, счетта акча җыелырга мөмкин, ә әлеге яңалык артык түләнгән акчаны тиз арада кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук түләүләрнең гомуми вакыты да билгеләнгән - һәр айның 28 нче көне. Исәп-хисап чоры да үзгәрәчәк: календарь ай урынына салымны узган айның 23 нче числосыннан агымдагы айның 22 сенә кадәр исәпли һәм күчерә башлаячаклар.

 

МРОТ арта

Яңа елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме 6,3 % ка артачак. Ул аена 16 242 сумга җитәчәк. Шул рәвешле бюджет өлкәсендә хезмәт куючы 3,5 миллионга якын кешенең хезмәт хакы артачак. Яшәү минимумы 14375 сум күләмендә билгеләнәчәк.

 

Фатирныкырыгалдарлардан    саклыйбыз

Торак бина милекчеләре 1 гыйнвардан анда үзләренең рөхсәтеннән башка өченче затлар пропискага кертелмәгәнме-юкмы икәнен тикшерә алачаклар. Яңа закон бу мәгълүматны шактый тиз арада алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ул, әйтик, торак мәйданын мирас итеп алган очракта милек ияләренең хокукларын яклаячак, күченеп киткәндә яки күченеп килгәндә низаг-лы хәлләрне булдырмый калырга, шулай ук чит кешеләрнең рөхсәтсез пропискага керүеннән сакланырга ярдәм итәчәк.

 

Әтисе яки әнисе бала янында булачак

Инвалид балалар-ның әти-әниләре баланы стационарга дәвалауга салганда аның янында була алачак: аларга йокы урыны һәм туклану мөмкинлеге биреләчәк. Гомуми кагыйдә буенча, хастаханәдә әни яки әти кеше дүрт яше тулмаган бала янында булырга хокуклы. Әгәр балалар олырак булса - бу медицина күрсәтмәләре булганда гына рөхсәт ителә.

 

Белем сыйфатының алтын стандарты

1 гыйнварда якынчалары урынына төп федераль белем бирү программалары үз көченә керәчәк. Алар дөньяга карашны һәм кыйммәтләрне формалаштыручы гуманитар фәннәр өчен элеккечә калачак. Башка фәннәр буенча исә мәктәпләргә мөстәкыйль рәвештә программалар эшләргә рөхсәт ителәчәк, әмма аларның үтәлеше һәм нәтиҗәләр федераль дәрәҗәдәге күрсәткечләрдән түбән булырга тиеш түгел.

 

Ятим балаларга ярдәм

Ятим һәм ата-ана тәр-биясеннән мәхрүм калган балалар 11 гыйнвардан җирле хакимият адресы буенча пропискага керү хокукына ия булачаклар. Бу - закон буенча дәүләт тарафыннан бирелергә тиешле фатирны әлегә алмаган барлык ятимнәргә дә кагыла. Яңа закон андый балаларга теркәлү урыны кирәк булган социаль түләүләргә дәгъва кылырга мөмкинлек би-рәчәк.

Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса