Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты: Мобилизациянең яңа дулкыны өчен алшартлар юк

Моңа кадәр мобилизацияләнүчеләрнең барысы да хәрби операция зонасына кертелмәгән.

Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты депутаты Андрей Гурулев сүзләренчә, Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны өчен алшартлар юк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, беренче дулкында мобилизацияләнүчеләрнең әле барысы да хәрби бурычларын үтәүгә керешмәгән. Якындагы ярты елда мобилизациянең икенче дулкынын игълан итү «эффектив түгел», дип саный ул.

«Моның өчен бернинди алшартлар да юк. Әле моңа кадәр мобилизацияләнүчеләрнең барысы да хәрби операция зонасына кертелмәгән. Һәм безнең сәнәгать мобилизациянең чираттагы дулкынын тәэмин итәрлек дәрәҗәгә чыгарга тиеш. Минем фикеремчә, якындагы ярты елда моны эшләү нәтиҗәле түгел», - диде депутат "Чита.Ру" басмасына.

Искәртик, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Президент Владимир Путин карары белән үткәрелде. Үз теләге белән баручылар һәм резервтагыларны исәпкә алып, бу чорда илдән 313 мең кеше хезмәткә киткән. Мобилизация тәмамлану турында карар булмады, әмма Саклану министрлыгы куелган бурычлар үтәлү турында хәбәр итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса