Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлене 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны күп кунаклар котлады.

Әлмәттә яшәүче Зоя Степановна Царевага 100 яшь тулды.

Ленинград финанс-икътисад институтында укып, 1941 елда Зоя Степановна бухгалтер булып колхозга мобилизацияләнә. Ул куркыныч елларда төп эштән тыш, бөтен авыр хезмәт хатын-кыз җилкәсенә төшә. Кизү тормаган вакытта фронтовиклар өчен бүләкләр әзерләгәннәр, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр бәйләгәннәр, атлар өчен дирбияләр теккәннәр.

Сугыштан соң Зоя Степановна кияүгә чыга һәм Әлмәткә күчеп килә. Биредә ул озак вакытлар «Чайка» ашханәсендә баш бухгалтер булып эшли.

"Зоя Степановнаның йорты җылы һәм ямьле, аны һәрвакыт яратучы балалары, оныклары һәм оныкчыклары гел янәшәсендә. Зоя Степановнаны намуслы хезмәте һәм тормыш  үрнәге булганы өчен  рәхмәт белдерәбез", - дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса