Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тизрәк әйләнеп кайтыгыз

Өлешчә мобилизация Әлмәт җирлегендә әле дә дәвам итә.

Әллә үзебезнекеләр булганга, әллә бүтәнгә, тик нигәдер безнең районнан ир-егетләрне солдатка бигрәк күп алалар кебек тоела.

Шәһәрдән дә, авыллардан да атна саен төркем-төркем булып китә торалар бит. Аларны озатырга килгән якыннарының күңелләре тулып, күзләреннән ирексездән яшь саркып торса да,  шулкадәрле тирән сагыш-ларның өмет белән сугарылуын, китүчеләрнең туган җир-ләреннән аерылып торулары бик озакка сузылмавын гына теләп каласы килә.

Әйе, сабырлык һәм өмет яшә-тә кешене, шулардан башка бу кадәрле хәсрәтне аналар йөрәге күтәрә алмас иде, мөгаен. Нинди генә сәбәпләр булмасын, ир-егетләрнең үзләренә дә бик авырдыр шул туган якларыннан чит-ят җирләргә чыгып китүләре...

Тайсуган авылында гомер кичерүче Рәзилә Ризванова да шушы көннәрдә үзенең уртанчы улы  Раилен солдатка озатты. Әлегә Раил бик еракта түгел - авылдашлары белән берлектә Казанда танк училищесы полигонында хәрби күнекмәләр ала.

- Бүген-иртәгә хәрби операция зонасына алып китәргә тиешләр. Көнен төгәл әйтмиләр. Раил белән гел элемтәдә торабыз. Һәрвакыттагыча, артыгын сөйләми, «армиядә алган күнекмәләрне ныгытабыз», дип кенә җавап бирә. Күңел сыкрап, күзләр ирексездән яшь белән тулып тора инде. Армиядә танк частенда хезмәт иткән иде ул. Матур гына служить итеп кайтты. Заводта газ-коткару хезмәтендә эшләде. Күрше Габдрахман авылы егетләренең мобилизациягә алынуларын ишетеп кайткач та борчыла башлаган идем, инде сентябрь азагында үзебезнең йортка да хәбәр килде. Шул ук көнне күрше малае Артур Шакировка да чакыру булды. Улым: «Әни, кайгырма, барырга икән, барырга инде, мин анда берүзем генә түгел бит», диде, - дип, шул көннәр вакыйгасын искә алды  Рәзилә ханым.

Ананың борчылуын аңларга була - Рәзилә Ризвановага өч улын ялгызы гына аякка бастырырга туры килгән бит.

Лениногорск районында туып-үсеп, Тайсуганга килен булып төшкән бу ханымга тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килгән. 2004 елда ире вафат булгач, өч малайны сабый чакларыннан ук тәрбияләп ничек аякка бастырганын ана кеше үзе генә белә.

Рәзилә Ризванова озак еллар Габдрахмандагы райпо ашханәсендә хезмәт куя. Эшен-дә дә өлгер, тормышын да
җайга салып, матур алып бара.

- Аллага шөкер, улларым тәртипле, акыллы булып үстеләр. Олы улым Әлмәттә яши, өйләнгән, биш яшьлек оныгым бар, кече улым Казанда. Менә Раилем белән икәү бергә төп йортта гомер кичерә идек. Хәзер менә ялгызым инде. Балаларым ярдәм итеп торалар. Әле Раилне озатканда да олы улым бик нык ярдәм итте. Хәрби һәм башка кием-салым, бронежилет - барысын да үзебез хәстәрләп җибәрдек бит. Үзебезнең авыл кешеләре дә Тайсуганнан киткән егетләргә кирәк-яраклар җыйдылар. Әле менә узган якшәмбедә авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин аларны Казанга үзе илтеп тапшырды. Шулай, бер безгә генә түгел, бар кешелек дөньясына килгән борчылулар инде бу. Иң мөһиме - кадерлеләребезнең әйләнеп кайтыр юллары хәерле булсын. Үземә дә, барлык аналарга да сабырлык һәм ихтыяр көче теләп калам, - дигән теләкләрен җиткерде Рәзилә Ризванова.

Без дә Рәзилә ханымның сүзләренә кушылып: «Тизрәк әйләнеп кайтыгыз, егетләр, сез безгә бик кирәк», - дибез.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса