Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үз егетләребез өчен күчмә концерт оештырды

23 октябрьдә Әлмәтнең иҗат командасы янә Казанга мобилизацияләнгән егетләребез янына патриотик концерт белән барды.

Концертның төп максаты егетләргә яхшы кәеф бүләк итү белән беррәттән алардагы сугышчан рухны хуплаудан, алар арасында иптәшлек, тупланганлык, бердәмлекне ныгытудан гыйбарәт иде. Шул ук вакытта алар туган төбәкләренең, якташларының үзләрен онытмауларын да белеп, һәрдаим безнең ярдәмне тоеп торырга тиешләр.

«Без сезнең белән бик тә горурланабыз. Сезне озатканда без чын каһарманнарны озатабыз дигән идек. Бу чыннан да шулай. Сез чыннан да куркаклардан түгел. Сез - егетләрнең иң асыллары: качмадыгыз да, яшеренмәдегез дә, бу бурычны хәл итүдән ничектер читләшергә, читтә калырга маташмадыгыз да. Сез авырлыклар алдында куркып кала торганнардан түгел!»  - дип, мобилизацияләнүчеләр белән горурлану  хисләрен белдерде үз чыгышында муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов.

Концертта  патриотик характердагы җырлар яңгырады, төрле халыкларның биюләре күрсәтелде, егетләрнең сугышчан рухын күтәрә торган нотыклар сөйләнде. Сәгать ярым дәвам иткән тамаша «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы белән тө-гәлләнде.

Әйтергә кирәк, егетләр әлмәтлеләрнең килүен бик шатланып, җылы кабул иттеләр. Шулай булмыйча ни! Бүгенге җиңел булмаган вәзгыятьтә якташларыңнан таяныч-ярдәм тою, хуплау сүзләрен ишетү, аннан да бигрәк ниндидер бер киеренкелектән арынып, җанга рухи тынычлык табу шактый кыйммәт тора шул.

Шулай ук егетләребезгә тактик кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар да тапшырылды. Аларны предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм спонсорлар ярдәме белән Әлмәт штабы әзерләгән иде. Балаклава, тез, терсәк бәйләвечләре, фольгаланган ябынгыч-одеял, пычак, утыр-гычлар, наушниклар, тактик перчаткалар, тактик жилет, коры паек - болар барысы да рюкзак комплектациясенә кергән кирәкле әйберләр.

Егетләр аларның хезмәт иткән вакытта фай-далары тиячәген билгеләп үттеләр һәм яр-дәмнәре өчен Әлмәт муниципаль районына рәхмәтләрен белдерделәр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса