Җәмгыять

Әлмәттә Россия Кызыл Хач бүлеге эшли башлады

Быел ул оешуга 155 ел тула.

Әлмәттә Россия Кызыл Хач бүлеге эшли башлады, дип хәбәр итә оештыручылар.

Россия Кызыл Хач-Россиянең иң борынгы хәйрия оешмасы. 

Россия Кызыл Хач Әлмәт җирле бүлекчәсенең төп эшчәнлек юнәлешләре:

- халыкны беренче ярдәм күрсәтүгә өйрәтү;

- гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәтү;

- зәгыйфь категорияләргә, аерым алганда мигрантларга һәм качакларга социаль һәм гуманитар ярдәм күрсәтү;

- авыр тормыш хәлендә калган затларга психосоциаль ярдәм күрсәтү;

- кан һәм органнарның түләүсез донорлыгын үстерү;

- социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау;

- волонтерлык  үсеше.