Хәзерге вакытта җәмәгать урыннарында эш дәвам итә.
«Көнбатыш капкалар»дагы бульварларда һәм Фәхретдин урамында эшләр әле тәмамланмаган. Алар бу сезон азагына кадәр дәвам итәчәкләр, дип сөйләде телеграмда турыдан-туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов.
"Минем уйлавымча, объектлар октябрьдә тулысынча төгәлләнәчәк. Шуңа да карамастан, алар хәзер үк форма ала башладылар, шундый кызыклы, популяр", – диде ул.