Нәтиҗәдә янгын башланган.
Әлмәттә яшен нәтиҗәсендә янгын булган. Түбән Мактаманың Пушкин урамындагы шәхси йорт янган. Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсенә һәм икенче катына зыян килгән.
Янгынның сәбәбе - яшен. Һәлак булучылар, имгәнүчеләр юк.

Фото: Дәүләт янгын күзәтчелеге