22 июнь көнне шәһәрдә чәчәкләр салу һәм тематик чаралар узачак.
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы. Әлмәттә 9.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында чәчәкләр салу була.
Шулай ук «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе дә узачак. Барлык теләүчеләр 9.30 сәгатьтә бу акциядә катнаша ала.
Шулай ук онлайн-акциягә кушылып, сайтта шәм кабыза аласыз.