Әзерлек узган елдан башланды.
Яраксыз хәлгә килгән торбаүткәргечләрне алыштыру, йөк күтәрү механизмнарына ревизия ясау, сигнализация системаларын, дренаж насосы системаларын тикшерү эшләре башкарылган.
"Берничә пункт бездә әлегә үз вакытын көтә - бу интенсив ташу шартларында эшләргә кагылышлы пунктлар: тәүлек буе кизү торуны оештыру, автотранспорт предприятиеләре белән ашыгыч рәвештә нинди дә булса техника кирәк булган очракта хезмәттәшлек итү",-дип сөйләде җитештерү – техник бүлеге башлыгы Вадим Пимуков.
Белгеч сүзләренә караганда, ташу киләсе атнадан ук башланырга мөмкин.