Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Хөрмәтле һәм кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Барыбыз да яраткан бу язгы бәйрәм шәһәребезне, хезмәт коллективларын, йортларны һәм га-иләләребезне үзгә атмосфера - уртак тантана белән тутыра. Һәркем гүзәл, сөйкемле һәм сөекле хатын-кызларыбызны ихлас күңелдән котларга, чәчәкләр, елмаюлар, игътибар белән сөендерергә ашыга.

Гүзәл затларыбыз! Без сезнең уңышларны күреп куанабыз, сезгә карап сокланабыз. Сез безнең туган Әлмәтебезнең бизәге, зирәклеге һәм көче, сезнең көндәлек хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз, кайгыртучанлыгыгыз, игелек һәм матурлык бу дөньяны тагын да яхшырак итә. Сезнең эштәге уңыш-казанышларыгыз гаилә әгзалары турында кайгырту, гаилә учагының җылысын саклау, матурлык һәм наз белән оста яраклаша.

Бәйрәм көне безнең әниләребез, әбиләребез, хәләл җефетләребез, кызларыбыз, апа-сеңелләребез, хезмәттәшләребез, дусларыбыз адресына рәхмәт хисләребезне, җылы сүзләребезне - соклану, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү һәм игътибар күрсәтү өчен дә бер сәбәп булып тора.

Реклама

Бу гаҗәеп матур көндә сезгә рухи гармония, хезмәтегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, якыннарыгыз белән җылы аралашулар, озын гомер һәм иминлек-хөрлек телибез. Бәйрәмегез күңелләрегезгә якын очрашу-күрешүләр, дулкынландыргыч котлау-тәбрикләүләр, күңелле сюрпризлар белән тулып торсын. 8 Март - ул илһам, матурлык һәм игелек көне. Ул һәркемгә күркәм хис-тойгылар бүләк итә, әйләнә-тирәдәгеләргә уңай энергия өләшә.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса