Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә җиңү яулады

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН-ТВ» каналы «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясады.

Бәйгенең максаты - татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эш-чәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү.

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы Меркурьева Юстина, 9 нчы сыйныф укучысы Григорьева Екатерина (җитәкчеләре - туган тел һәм әдәбияты укытучысы Э.И. Гыймадиева), Елховой урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтова Алсу (җитәкчесе - туган тел һәм әдәбияты укытучысы Х.Г. Шәйхулова) бу бәйгенең җиңүчеләре дип танылдылар.

28 октябрь көнне Казанда «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» комплексында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Һәр җиңүче диплом, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең түштамгалары һәм 20 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса