Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре уза

Ишегалды бәйрәмнәре әлмәтлеләр өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде.

Чираттагы чара 7 сентябрьдә Тукай проспектында урнашкан 54а йорты ишегалдында узды.

Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары, тәмле пылау һәм хуш исле кайнар чәй микрорайонда яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.

Шуны да әйтергә кирәк, мондый җылы мохитта узган ишегалды чаралары вакытында халык күршеләре белән дә таныша. Бу бик мөһим. Бер-береңне белеп, йортка кагылышлы проблемаларны бергәләшеп чишкәндә, һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Микрорайонда яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга һәм изге теләкләрен җиткерергә район башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров та килделәр.

- Баштан ук ачыклык кертәсем килә - әлегә ише-галдын ачмыйбыз, чөнки барлык эшләр дә төгәлләнмәгән. Әмма иң мөһиме һәм иң катлаулысы - асфальтлау, тротуар салу - болар барысы да эшләнде. Кызганыч, тәэмин итүчеләр җиһазлар китерү белән бераз соңаралар. Шулай да якын арада утыргычлар һәм кече архитектура фор-малары урнаштырылачак дип вәгъдә итәм. Контейнер мәйданчыкларын да тәртипкә китерербез, борчылмагыз, - дип ышандырды Тимур Нагуманов.

Ул шулай ук мондый очрашуларның күршеләр арасында булган мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге һәм кыйммәте турында тагын бер кат искә алу, уртак уңышларга бергә сөенү, активистларга рәхмәт әйтү, балаларга күңелле бәйрәм оештыру һәм уңай кәеф булдыру өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.

Намуслы хезмәте һәм  территориаль иҗтимагый советының җәмәгать тормышында катнашканы өчен Әлмәт муниципаль районы Советының һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән иң актив кешеләр - Лидия Демидова һәм Александр Беловлар бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, быел Әлмәттә 93 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Эшләрне сентябрь ахырына кадәр тәмамлау күздә тотыла.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса