Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Татарча диктант» акциясе узачак

Әлмәттә «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе 60тан артык мәйданда узачак.

10-12 сентябрьдә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узачак.

Быел акция өч көн дәвам итәчәк. Диктант язуның төп көне - 10 сентябрь, Россия Федерациясе субъектлары катнашучылары өчен — 11 сентябрь, чит илләрдә 12 сентябрь.

Диктант трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак. Трансляция Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә башлана.

Әлмәттщ "Татарча диктант " офлайн форматта 60тан артык мәйданчыкта оештырылачак. Шәһәр халкы акциягә кушылып, үз белемнәрен шәһәрнең үзәк китапханәсендә, «Нефтьче» мәдәният сараенда, «Ассоль» кафесында (үзәк парк) һәм яшьләр үзәгендә тикшерә ала. Акцияне сәнгать коллективлары һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашында үткәрү планлаштырыла.

Шулай ук быел беренче тапкыр диктантны сайттагы клавиатурада текст кертү юлы белән язарга мөмкин булачак. Монда ук текстны тикшерү өчен автомат рәвештә җибәрергә мөмкин булачак.

Быел Татарстаннан һәм чит илләрдән килгән катнашучылар танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов әсәрләреннән ике өзек буенча диктант язачаклар.

Диктантта катнашу өчен конкурс сайтында мәҗбүри теркәлү узарга һәм төп биттә күрсәтелгән барлык нигезләмәләр белән танышырга кирәк.

Онлайн катнашу өчен кирәк:

1. Диктант сайтында бирелгән бланкны күчереп алырга һәм бастырып чыгарырга;

2. «ТНВ» һәм «ТНВ-планета» каналларына яки «Татар-информ» сайтыннан онлайн-трансляцияләргә тоташырга;

3. «ТНВ» алып баручылары диктовкасы астында бланк тутырырга;

Шул ук көнне  бланкны электрон почта аша tatarchadiktant@gmail.com җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса