Әлмәттә 600 нче парның никахы теркәлде
Ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 602 никах теркәлгән.
Никах теркәү-гаилә тормышына аяк баскан яшь парлар өчен тантаналы һәм истәлекле мизгел. Айдар Хәлилович һәм Ксения Валентиновна Арслановлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар Әлмәт муниципаль районында бу елның 600 нче пары булдылар.
Шәһәрнең ЗАГС белгечләре бәхетле гаиләне аларның тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа