Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә "Безнең ишегалды" проекты командасы килде

25 майда Әлмәткә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова җитәкчелегендәге "Наш двор" проекты командасы килде.

Эшлекле төркем район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты, шәһәр хезмәтләре, подрядчы оешма вәкилләре белән берлектә төзелеш эшләренең барышын карады.

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 2021 елда Әлмәтнең 93 ишегалдында комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылачак.

25 майга төзелеш эшләре 35 ишегалдында башланды инде.

Ишегалларында түбәндәге эшләр башкарылачак: юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту баганаларын яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчыгы оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру.

Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында төзекләндерүнең йомгаклау схемасы булган объектларның паспортлары куела. Схемалар шулай ук сайтта басыла https://dvor кtatar/.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса