Кызларга караганда малайлар күбрәк туган.
Узган атнада шәһәрдә 49 сабый дөньяга килгән.
Аларның 27се малай һәм 21е кыз. Бу атнада туган иң җиңел сабыйның авырлыгы 2245 гр, иң авыры - 4325 гр. Дмитрий, София, Амелия кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Шулай ук әлмәтлеләр яңа туган балаларына Ирхан, Азиза, Нариман кебек сирәк исемнәр кушкан.