Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә автомобильләр ярышының зона этабы узды

Ярышларда Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Лениногорск (2 команда һәм шәхси зачетта 1 катнашучы) районнарыннан барлыгы 22 команда катнашты.

Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр һәм аларның машинаны фигуралы йөртү күнекмәләрен тикшерделәр.

 

Егетләр һәм кызлар конкурсның 2 этабын — юл хәрәкәте иминлеге буенча имтихан һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча имтиханны уңышлы үттеләр. Судьялар коллегиясе «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче», «Автомобильне фигуралы йөртү» номинацияләрендә җиңүчеләрне, шулай ук команда зачетында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч команда билгеләде.

 

"Юл йөрү кагыйдәләрен белүче" номинациясендә - Муллина Наталья, «Автомобильне фигуралы йөртү " номинациясендә - Мелешин Даниил (Әлмәт вәкилләре) җиңде.

 

1 нче урында Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе командасы булса,  2 нче урынны Лениногорск балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы алды. 3 нче урында Бөгелмәнең ДОСААФ командасы.

 

Конкурста катнашучылар «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы грамоталары, кубоклары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса