Тимур Нагуманов: Әлмәтнең барлык ишегалларына капиталь ремонт ясалачак
Быел “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Әлмәт районында 93 ишегалды территориясе ремонтланачак, узган ел 52 ишегалды ремонтланган.
Биш ел дәвамында нефть башкаласының барлык ишегаллары яңартылачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең турыдан-туры эфирында хәбәр итте.
“Икенче ел рәттән бездә “Безнең ишегалды” президент программасы тормышка ашырыла, ул моңа мохтаҗ булган барлык ишегалларын капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән. Әлмәттә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә ремонт эшләре башкарасы бар”, - дип хәбәр итте Нагуманов.
Район башлыгы шушы көннәрдә Әлмәт районында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалованың булуы турында сөйләде. Делегация вәкилләре идарәче компанияләр, йортлар буенча җаваплылар белән очраштылар һәм бу елда проектны тормышка ашыру планнары турында фикер алыштылар.
“Безнең ишегалды” программасына 2014 елга кадәр төзелгән ишегаллары һәм 2014 елдан бирле бернинди ремонт эшләре дә үткәрелмәгән ишегаллары керә. Шулай ук программа башланганчы 2019 елда инвентаризация үткәрелде”, - дип сөйләде Камалова.
Ул шулай ук ишегалларын ремонтлауда комплекслылык мөһим, дип билгеләп үтте. Йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелә һәм һәр ишегалдын ремонтлау буенча индивидуаль карарлар кабул ителә, әмма бу карар һәрвакыт күрше территорияләр, парклар, скверлар һәм башка иҗтимагый нокталар, балалар бакчалары, мәктәпләр белән бәйле.
Ишегалларында балалар мәйданчыклары да куела. Балалар куркынычсызлыгы өчен һәм бәя ягыннан да ком катламы кулай. "Бездә ком барлык балалар мәйданчыкларына җәеләчәк, бу программаның принципиаль позициясе, ул бу елга үзгәрми. Эксплуатацияләү ягыннан ком халык өчен иң уңайлы, чөнки ул һәрвакыт бар”, - дип сөйләде Камалова.
2021 ел программасына шәһәр, Түбән Мактама бистәсендә, Кәләй станциясендә, Югары Мактама, Миңлебай, Яңа Кәшер, Рус Акташы, Яңа Никольский һәм Ямаш авылларындагы ишегаллары керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа