Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Без бергә» Бөтенроссия акциясенең волонтерлык штабы эше яңартылды

Шәһәрдә «Без бергә» Бөтенроссия акциясе иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, депутатларны, «Бердәм Россия» партиясе активистларын, эшмәкәрләрне, дәүләт хезмәткәрләрен һәм барлык теләгән кешеләрне берләштерде.

Волонтерлар бүген шәһәр һәм районда яшәүче өлкәннәргә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек һәм дарулар китерү белән шөгыльләнә.


«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсендә өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү буенча эш оештырылды. Һәр өлкән кешегә партия әгъзалары, яшьгвардиячеләр беркетелгән. Алар даими рәвештә шалтыратып, өлкәннәрнең сәламәтлеге, көнкүреше белән кызыксыналар, аларның һәр гозерен үтәргә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса