Республикада 20 декабрьдән башлап янгынга каршы махсус режим кертелә.
«2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертергә», — диелә
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.
Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану тыелачак. Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала.
Петарда һәм фейерверкларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыела.