Әлмәттә законсыз хәмер сатучыга штраф салынды
Җәмгыять

Әлмәттә законсыз хәмер сатучыга штраф салынды

Әлмәт шәһәре судында административ хокук бозу турында эш каралган.

Суд октябрь аенда Әлмәт кибетләренең берсендә сатучының алкогольле продукция сатуын ачыклаган.


Аңа бу гамәле өчен1500 сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.


Карар законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.