Татарстанда боз астына киткән кешене коткарганнар
Җәмгыять

Татарстанда боз астына киткән кешене коткарганнар

Быел Татарстанда беренче тапкыр 18 ноябрьдә Түбән Кама районында бер кеше боз астына киткән һәм аны коткаруга ирешкәннәр.

Березовая Грива авылы ягыннан 100 м ераклыктагы Кама елгасында бер ир-ат боз астына киткән. Моны күргән Иван Баров мөстәкыйль рәвештә аны судан чыгарган. Әлеге урында бозның калынлыгы 3-4 см тәшкил иткән. Бу хакта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шәһәр хастаханәсенә озатылган ир-атның исерек хәлдә булганлыгы ачыкланган. Аны 7 см га кадәр калынлыктагы бозга чыкканы өчен 2 мең сум күләмендә штраф көтә.