Юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне 20 ноябрьдә узачак.
Ул “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.
Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, чара телефон консультацияләре форматында үтәчәк.
Юридик консультация җәмәгать кабул итү бүлмәләре, нотариус телефон номерлары аша башкарылачак.
Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм 8.00-15.30 сәгатьләрдә үрсәтеләчәк. Моның өчен 45-60-79, 32-58-00, 31-23-73 телефон номерларына шалтыратырга кирәк.