17 ноябрьдә Әлмәттә 2020 нче сабыйның тууы теркәлүен хәбәр итә ЗАГС идарәсе.
2020 елның 12 ноябрендә Наталья һәм Алексей Манюровлар гаиләсендә Егор исемле бала дөньяга килгән.
ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырган.