Туры эфир барышында бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов җиткерде.
Башлыкка Галина Гарламова сорау юллаган. Ул 26 нчы мәктәп янына йөргән урам этләреннән зарланган.
“Торак-коммуналь хуҗалык департаменты хезмәткәрләре этләрне тоту белән шөгыльләнә. Башта алар карантинда була, соңрак стерильләштерелә, привикалар ясала һәм этләр кабат урамга җибәрелә”, - дип аңлатты башлык.
Район башлыгы бу хакта тиешле органнарга хәбәр итеп, проблеманың хәл ителәчәген белдерде.