Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш урыннары ярминкәсе узган

26 августта вакансияләр ярминкәсендә 8 эш бирүче катнашкан.

185 эш эзләүче пешекче, команда башлыгы, машина йөртүче, җыештыручы, йөк төяүче, электромонтер, кухня эшчесе, шәфкать туташы һ.б. вазыйфаларында собеседование узган.

10 кеше Мәшгульлек үзәге
 тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдергәннәр, 7 кеше психолог-профконсультантта үзләренең һөнәри юнәлешләрен билгеләү буенча тест узганнар.

Эшкә 131 юнәлеш бирелгән. 12 кеше өстәмә әңгәмә үтү өчен эш бирүчеләр тарафыннан оештырылган.

Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре гражданнарны эшкә юллама бирү өчен шәхсән кабул итүгә чакырырга хокуклы. Гражданнарны чакыру телефон элемтәсе яки электрон почта аша башкарыла.


Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүченең үзе белән паспорт һәм хезмәт кенәгәсе булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса