Россия Хезмәт министрлыгы киләсе елда ял көннәрен күчерү турында Хөкүмәт карары проектын әзерләде.
2021 елда берничә бәйрәм ял көннәренә туры килү сәбәпле, Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы 2 һәм 3 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) ялларын 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә, 20-22 февральне күчерергә тәкъдим итте.
Шулай итеп, 2021 елда 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр; 21-23 февраль көннәрендә; 6-8 мартта; 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8-10 май көннәрендә; 12-14 июньдә; 4-7 ноябрьдә; 31 декабрьдә ял итәчәкбез.