Татарстан Республикасы туристларга ялны компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә керде.
Россиядә ял итүгә турлар сату тәрәзәсе бер атна дәвам итәчәк, дип белдерде Ростуризм башлыгы Зарина Догузова «Россия-1» телеканалында «Вести» программасына биргән интервьюсында.
«Без сату тәрәзәсе атна дәвамында булыр дип өметләнәбез», — диде Зарина Догузова.
Элегрәк "Татар-информ" Россиядә ял итәргә җыенган туристларның турлар сатып алуга киткән чыгымнарга компенсация алу мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Аның күләме 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы туристларга ялны компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә керде.
Ростуризм Россия буйлап сәяхәткә чыгарга һәм дәүләттән акчалата компенсация алырга теләгән туристлар өчен белешмәлек бастырган.