Бүген Әлмәттә юбилей флагын кабул иттеләр.
Әлеге тантаналы чара Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясе кысаларында узды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әлмәтнең мактаулы гражданнары, депутатлар, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов тарихи флагка Әлмәт районы гербы билгесен дә беркетте.
Флаг сәяхәтен дәвам итәчәк. 30 август — республика көнендә ул Казанга әйләнеп кайтачак.
.jpg)