Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәтлеләр татарча диктант язды

Бүген Әлмәт "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Бер төркем әлмәтлеләр Яшьләр үзәгенә җыелды.

Быел чара үзгә булды. Диктантны онлайн режимда "Яңа гасыр" каналында республика өчен Фоат Галимуллин укыды. Татарстанлылар Ибраһим Газиның "Сыерчыклар" әсәреннән өзек язды.

Төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли әсәреннән өзек бирелде, чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Әлмәттә әлеге чара бәйрәм төсе алып, фойеда күргәзмә, җыр-биюләр дә оештырылды. Диктант язарга килүчеләрне ишек янында ук төрле кызыклы биремнәр белән сынап керттеләр. Габдрахман авылы Мәдәният йорты, туган якны өйрәнү музее милли рухтагы эшләнмәләр, милли ризыклар тәкъдим итте. Биредә үк татар әдипләренең китаплары белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса