Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Яшьләр эшләре министрына туры эфирда сорау бирергә мөмкин

2020 елда республика яшьләрен ниләр көтә? Республиканың кайсы ял үзәкләре яңартылачак? Яшьләр нинди нинди проектларда катнаша ала?

Яшьләр өчен мөһим саналган бу һәм башка сорауларга 15 февраль көнне 15.00 сәгатьтә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җавап бирәчәк. 
Министр ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләренең турыдан-туры эфирында чыгыш ясаячак. 

Сорауларны хәзер үк түбәндәге сылтамалар буенча калдырырга була: https://vk.com/nashtatarstanhttps://ok.ru/nashtatarstan 
Моннан тыш, министр белән туры эфирны социаль челтәрләрдә Татарстанның эре шәһәр төркемнәре күрсәтәчәк.

Фото:архив/https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса