Бу хакта Инстаграм социаль челтәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итә.
«Татарстан Республикасының электрон мәгариф» системасында җыелган мәгълүматлар ярдәмендә без укучыларның ел дәвамында ничек укуларын анализладык”, - ди министр.
Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Татарстан укучылары быелгы уку елында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Уку елы нәтиҗәләре буенча быел укучыларга 182,4 млн билге куелган. Шуларның 77,6 млн – «5», 65,2 млн – «4», 33,3 млн – «3» һәм 6,3 млн – «2» билгесе.