"Әлмәт таңнары" корреспонденты да нәни укучылар тормышындагы зур вакыйга шаһиты булып кайтты.
Тантаналы линейка гадәттәгечә мәктәп директоры чыгышы белән башланды.

«Хөрмәтле укучылар, коллегалар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән шушы истәлекле көн - Белем көне белән котлыйм. Бүген һәммәгезне дә биредә күрү бик күңелле, ләкин без тантаналы линейканы шундый тар "гаилә" даирәсендә уздырабыз. Бу - вәзгыять кайтавазы, - дип искәртте Илшат Яруллин.

Шулай ук директор 1 нче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын да котлады.

Быел 73 укучы 4 нче мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлады. Алар 3 сыйныфка бүленеп белем алачак.
Бүгенге көндә мәктәптә барлыгы 660 укучы белем ала.