Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор җитте – бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде.

Кичә Әлмәт районының чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар. 3 нче мәктәп балалары да география, әдәбият һәм химия буенча белемнәрен күрсәттеләр.

 

Укучыларның кулларында бары тик паспорт, су һәм ручка гына. 

«Бүген географияне тапшырам, бик тырышып әзерләндем. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», - дип бүлешә 3 нче мәктәп укучысы Вадим Яковлев.

Самат Кибешев та үз көчләренә һәм белемнәренә ышана. «Мин географияне тапшырам, чөнки мин аның белән бик кызыксынам, Казанда һәм Әлмәттә география буенча республика олимпиадасында катнаштым. Быел Әлмәттә 11 нче сыйныфлар арасында беренче урынны алдым», - ди ул. 

Бер аудиториядә укучылар исәбе унбиштән артмаска тиеш. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен беренче катта аерым аудитория бар. Имтиханнар дүрт сәгатькә якын дәвам итә, үзләре белән ашарга алырга рөхсәт иттеләр.

Нәтиҗәләр алтынчы июньдә билгеле булачак. Кичә, 23 май көнне, барлыгы 200 укучы имтихан тапшырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса