Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт янгын сүндерүчеләре балалар белән очрашты

Әңгәмә ахырында балаларның кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шулай ук янгын чыккан очракта 01 номерына шалтыратырга кирәклеген искәрттеләр.

Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм янгынга каршы профилактика бүлеге хезмәткәрләре, 65 янгын-коткару часте 56 нчы «Крепыш» балалар бакчасында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Бүлек башлыгы Равил Хөсәенов  балалар бакчасында, өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре, ут белән сак эш итү һәм янгынны ачыклаганда үзеңне ничек дөрес тотарга, нинди саклык чараларын үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Янгын теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин. Шуңа күрә аңа әзер булырга кирәк. Иң мөһиме-шырпы һәм зажигалкалар хуҗалык эшләренә хезмәт итә, ләкин алар уен өчен түгел. Хәтта кечкенә очкын да теләсә кайсы урында, хәтта урамда да зур бәлагә китерергә мөмкин.

Әңгәмә ахырында балаларгның кызыклы сорауларына җавап бирделәр, шулай ук янгын чыккан очракта 01 номерына шалтыратырга кирәклеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса