Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәт тәмен беләләр

Май азагында студентларның хезмәт отрядлары десанты кабат Әлмәткә килеп төште.

Өченче хезмәт семестрын тантаналы ачуда 6 муниципаль районнан 300 гә якын студент катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев, «Татнефть» ГАҖ грантлар программасы җитәкчесе Эльмира Газизова  һәм башкалар кайнар сәламләде. 

-Хезмәт семестры сезнең һәрберегез өчен тормышта мөһим һәм башлангыч этап булсын, киләчәк һөнәрне билгеләргә ярдәм итсен. Бу үз - үзеңне үстерү һәм тормышка ашыруның тагын бер мөмкинлеге, - дигән теләкләрен юллады студентларга Айдар Марат улы. 

Муниципаль район вәкилләре җәйге сезонга әзерлек турында рапортлар тапшырдылар, хезмәт объектларында эшләү өчен юлламалар һәм бушлай һөнәри белем алуга сертификатлар алдылар. Хезмәт отрядлары эшендә катнашу яшьләр өчен файдалы гына түгел, якты истәлекләр дә бүләк итәр дип ышанып каласы килә. 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса