Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәй –каникуллар һәм ял чоры

Укулар тәмам, балаларның иң көтеп алган чоры - җәйге каникуллар башланырга тора.

Меңләгән  бала ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына яңа дуслар табарга, яңа шөгыльләр өйрәнергә дип юлга чыгарга әзерләнә. Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан 2,5 миллиард сум акча биреләчәге дә мәгълүм булды. Монан тыш федераль бюджеттан өстәмә 120 миллион сумга якын акча җәлеп ителәчәк. Республика буенча җәйге лагерьларда быел  барлыгы 172 мең бала ял итәчәк. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен ял оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Быелгы җәйге ялны оештыруда  тагын бер яңалык бар – хәзер мәктәп яны лагерьларыннан тыш,  мәдәни үзәкләр дә бу юнәлештә эш алып барачаклар. 

Әлмәт балаларының җәйге каникуллары быел да файдалы һәм кызыклы булырга ошаган. Узган елны җәйге каникуллар чорында 6000 бала рәхәтләнеп ял итеп кайткан иде. Районыбызның яшьләр һәм яшүсмерләр эшләре буенча идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган документлардан күренгәнчә, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча муниципаль программа кысаларында быел Әлмәт җирлегендә 5695 кеше ял итә алачак. Бу юнәлешне тәэмин итүдә 42375,1 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла, шуның 36 507, 0 мең сумы республика бюдңетыннан,  368,8 мең сумы җирле бюдңеттан каралган.   5499,3 мең сумы исә бюджеттан тыш чыганаклар дип билгеләнгән. Шәһәрдән читтәге лагерьларның профильле сменалары шулай ук  балаларны кабул итәргә әзерләнә. Район территориясендә, елдагыча, «Татнефть» лагерьлары да үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. 
Мәгариф идарәсе 1 июньнән 30 мәктәп яны лагере эшли башлаганлыгын хәбәр итте. Аларда узган елдагыча 2500 укучы ял итәчәк. 900 балалык 27 хезмәт һәм ял лагерен оештыру да планлаштырылган. Мәктәп яны лагерьларына иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар җәлеп ителгән. 

- Балалар ялын күңелле итеп оештыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырырга тырыштык. Быел беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр булган балалар өчен мәктәп яны лагерьлары “Россия бөркетчекләре” (“Орлята России”) программасы буенча, ә бишенче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр булган укучылар өчен лагерьлар “Беренчеләр вакыты (“Время первых”) программасы буенча эшләячәкләр,  - дип аңлатты мәгариф идарәсенең тәрбия бүлеге җитәкчесе Альбина Нестерова. 

Мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская балалар өчкен җәйге ял чаралары елдагыча 1 июньән старт алачак  дип белдерде. 

- Әлмәт җирлегендә 42 меңләп бала исәпләнә, аларның 12 меңе балалар бакчаларына йөри, 28 меңнән артыгы мәктәпләрдә белем ала. Бу шимбәгә без Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бик күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч эчтәлектәге чаралар планлаштырдык. Чаралар унбер шәһәр мәйданчыгында оештырылачак.  Аларда 5,5 меңләп гаилә катнашачак. Эчтәлекле чаралар картиналар галереясында, туган якны өйрәнү музеенда да үтәчәк. Тукай исемендәге балалар китапханәсендә әлмәтлеләр өчен #Бэхетле Элмэт интерактив прграммасы тәкъдим ителәчәк. Биредә концерт программасы, курчак театры чыгышы көтелә.  “Фабрика” яшьләр үзәге мәйданында «Digital Сабантуй»  узачак. Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә “автошәһәр”оештырылачак. Биредә төрле гаилә ярышлары, уеннар, мастер-класслар үтәчәк. Моннан тыш шәһәр паркларында, “Мәгариф” бульварында, “Нур” психологик ярдәм үзәгендә  фестивальләр, мастер –класслар һәм башка күптөрле күңел ачулар булачак, - диде Ирина Александровна. 

Ял итү һәрвакыт рәхәт һәм күңелле, ләкин иң мөһиме – әлеге яллар һәм күңел ачулар куркынычсыз үтсеннәр,  балалар исән-сау гына була күрсеннәр. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса