Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында яңа уку елына тагын бер яңартылган мәктәп үз ишекләрен ачачак

Быел, Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән, шәһәр мәктәпләреннән тыш, Яңа Кәшер мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелә.

Төп бинадагы эшләрнең күп өлеше инде башкарылган: тәрәзәләр, идән япмасы, җылыту һәм канализация системалары алыштырылган. Мәктәп бинасының конструкциясен ныгытуга аерым игътибар бирелә. Фасадны яңарту эшләре тәмамлана һәм аннан соң икенче катның эчке бизәлешенә керешәләр.

Спорт блогын төзү буенча эшләр актив алып барыла. Биналарны җылы юл тоташтырачак. Төп эшләр тәмамлангач, төзүчеләр территорияне төзекләндерә башлаячак.

Сүз уңаеннан, 1973 елда мәктәп ачылу хөрмәтенә куелган «Пионерлар»  постаменты сакланачак һәм реставрацияләнәчәк, чөнки бу скульптура мәдәни мирас булып тора.

«Безнең төп бурыч - 1 сентябрьдә балалар үзләренең  яңартылган сыйныфларына әйләнеп кайтсын өчен планлаштырылган барлык мәктәпләрне тиз арада ремонтлау», диде Тимур Нагуманов.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса