Бүген Әлмәткә Рөстәм Миңнеханов килә
Татарстан Рәисе «технологик суверенитетны кадрлар белән тәэмин итү» семинарында катнашачак.
Бүген Әлмәтнең «Югары нефть мәктәбендә» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында семинар-киңәшмә узачак. Экспертлар «технологик суверенитетны кадрлар белән тәэмин итү» темасына үз фикерләре белән уртаклашыр өчен җыелачак.
«Инженерлык Белем бирүнең яңа моделе: синтез, традицияләр, инновацияләр» панель сессиясендә РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа