Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сүз белән түгел, эш белән

Авыр вакытта үз илең һәм үз халкың белән бергә булу, һәр көнне үзеңнең хезмәтеңне намус белән башкарып, уртак эшкә ярдәм итү, кирәк булганда рухландыручы, дәртләндерүче сүзләр табу - бүген россиялеләр менә шундый чын патриотизм үрнәкләре күрсәтәләр.

Әлмәтнең Венера Атлас кызы Баһаветдинова җитәкчелегендәге «5 нче гимназия» муниципаль автоном гомумбелем бирү учреждениесе дә чын патриотлар тәрбияли.

2024 елның 1 февраленнән гимназиянең социаль массакүләм мәгълүмат чараларында гуманитар ярдәм җыю буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән чираттагы акция игълан ителде. Анда укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук районыбыз халкы бик теләп катнашты. Сугышчылар өчен соралган әйберләр - медицина кирәк-яраклары: жгутлар, бинтлар, пластырь, канны туктатучы салфеткалар, дымлы антибактериаль салфеткалар, киемнәрдән термобелье, термооекбаш, җил-яңгырдан саклаучы плащлар, хуҗалыкта кирәкле перчаткалар, бәдрәф кәгазе, теш щеткалары, теш пастасы, чәчтараш җыелмалары, кисәкле сабын, сыек сабын, шулай ук ит, балык, яшелчә, сөт консервалары, чәй, кофе, шикәр, шоколад кебек азык-төлек әйберләре җыелды һәм тарт-маларга тутырылды. 

2022-2023 нче уку елында технология укытучысы Нина Петровна Милослова тарафыннан махсус хәрби операциядә яраланган сугышчыларыбыз дәвалана торган госпитальләр һәм балалар йортлары өчен урын-җир кирәк-яраклары, пижамалар тегү буенча эш оештырылган иде.

Тегүчеләр бригадасы - 5 нче гимназия малайлары һәм кызлары хәйриячелек эшен бүген дә дәвам итәләр. Алар пижама кесәләренә зур булмаган шоколад белән бергә солдатка атап язылган хатлар да салалар.

Уртак тырышлыгыбыз белән бүгенге көнгә 122 гуманитар ярдәм    тартмасы җыелды.                                                       Укытучылары җитәкчелегендә балалар 350 дән артык пижама, урын-җир әйберләре, эчке киемнәр, маскировка халатлары тектеләр. Тегү өчен тукыманы укучыларның әти-әниләре сатып алды, шуның белән алар да «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» Бөтенроссия акциясенә үз өлешләрен керттеләр.

Римма Хәйретдинова,
5 нче гимназия директорының тәрбия эшләре буенча 
урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса