Әлмәт районы мәктәбендә Ризаэддин Фәхретдиннең туган көне билгеләп үтелде
Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист, олуг дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең 17 нче гыйнварда туган көне. Ул калдырган мирас гаять бай һәм ике гасырга якын вакыт узса да, бәясен югалтмый.
Әлмәт муниципаль районы Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ризаэддин Фәхретдиннең туган көне билгеләп үтелде.
Бөек шәхесебезнең туган көне уңаеннан мәктәптә план нигезендә төрле чаралар уздырылды.
Атна дәвамында мәктәп китапханәсендә Ризаэддин Фәхретдин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләде. Бөек шәхесебезнең иҗатына һәм тормыш юлына багышлап рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. «Ризаэддин Фәхретдин-бөек шәхес» темасына тәрбия дәресләрендә әңгәмәләр уздырылды. Татар әдәбияты һәм рус әдәбияты дәресләрендә әңгәмәләр циклы оештырылды.
15 нче гыйнвар көнне 6-8 нче сыйныф укучылары белән татар әдәбияты дәресендә "Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Укучылар галимнең тормыш юлын яктырткан фильм белән таныштылар. Китапларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләп таптылар. "Әдәпле бала нинди булырга тиеш? ", "Әдәпле бала ничек киенеп йөри?" темасына әңгәмә уздырдылар.
4 нче сыйныф җитәкчесе Зарипова А.Р. укучылар белән берлектә Р.Фәхреддиннең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырдылар. 19 нчы гыйнвар көнне “Ата-ана. Туганлык. Гаилә” темасына тәрбия дәресе уздырдылар. Сыйныф җитәкчесе укучыларны Р. Фәхреддиннең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, бөек фикер иясенең нәсихәтләрен өйрәнделәр. Укучылар үзләренең гаиләләре турында да сөйләделәр.
Р. Фәхреддин атналыгы кысаларында музей җитәкчесе Гатауллина Г.А. 8 нче сыйныф укучылары белән тарих дәресен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда уздырды. . "Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк", - дигән бит халкыбыз. Укытучы укучыларны әби-бабаларыбызның киемнәре, көнкуреш куллана торган һәм хезмәт өчен кулланылган кораллары белән таныштырды, алар турында белгәннәрен тәфсилләп сөйләде. Укучылар үзләренең бик күп сорауларына җаваплар таптылар. Дәрес бик күңелле узды.
23 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укытучысы Хайбрахманова Э. Г. мәктәп китапханәсендә "Р.Фәхреддин эзләре буйлап" темасына тәрбия дәресе уздырды. Сыйныф җитәкчесе укучыларга Р.Фәхреддиннең иҗаты турында сөйләде . Шулай ук балалар өчен татар телендә бастырыла торган газета-журналлар белән дә таныштырды..
Гомумән, барлык планлаштырылган чаралар да тиешле югарылыкта үткәрелде, укучыларга рухи, әхлакый тәрбия бирүдә әһәмиятләре зур булды., дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа