Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Кыш Бабай призына - 2024» спорт конкурсы унынчы тапкыр уздырылды

Конкурста 6 кешедән торган 6 команда ярышты.

Әлмәттә ел саен үткәрелә торган «Кыш Бабай призына - 2024» спорт конкурсы унынчы тапкыр үткәрелде.

Максат: балалар бакчасы – мәктәп – югары уку йорты һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм юл хәрәкәтендә законга буйсынучы грамоталы катнашучыларны тәрбияләү системасының эшен стимуллаштыру. Конкурста 6 кешедән торган 6 команда ярышты: мәктәпкәчә яшьтәге балалар беренче сыйныф укучылары белән, тәрбиячеләр мәктәп укытучылары белән, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең әтиләре политехник техникум студентлары белән ярышты.

Барлык командалар да биремнәрне уңышлы үтәделәр, алар зирәклек, тизлек, үзара ярдәм күрсәттеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар. Юбилей конкурсында жюри барлык командаларга беренче урын бирергә карар итте! Катнашучылар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлегеннән тематик наклейкалар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса